Мәктәпнең методик темасы:
"Укыту-тәрбия процессында яңа информацион техналогияләр кулланып укытуның сыйфатын күтәрү"

Мәктәбебездә 129 балага  белем  hэм тәрбия бирелә  1-4нче классларда 36 укучы, 5-9нчы классларда 62 укучы, 10-11нче классларда 31 укучы укый

Укучыларга  24 укытучы, 1 өстәмә белем бирү педагогы, 1 педагог оештыручы белем hәм тәрбия бирә 

 

Сайтыбызда 9 нчы сыйныфлар өчен ГИА-2012 биремнәреннән торган онлайн тест төзелде! Анда аерым биремнәр буенча тренеровка үтәргә һәм шул биремнәрдән төзелгән аерым вариант буенча экзамен биреп карарга мөмкин. Әгәр мондый тестка укучыларда һәм укытучыларда ихтияҗ бар икән, ул киләчәктә тагын да тулыландырылачак (башка сыйныфлар өчен дә төзү мөмкинчелеге бар). Үзегезне сынап карагыз! Җитешсезлекләр очраса хәбәр итсәгез бик рәхмәтле булыр идек!

 

Игътибар, игътибар!

Эзмә авыл җирлегенә, аның тарихына багышланган яңа сайт төзелә. Сайтның адресы: www.istizma.narod.ru Кереп карагыз, бәя бирегез. Киңәшләрегезне izmasaba@yandex.ru яки istizma@yandex.ru электрон почталарына җибәрә аласыз. Сайтка куярдай материалларыгыз буласа да бик рәхәтләнеп кабул итәбез!

 

Мәктәптәге соңгы яңалыклар:
13.09.2012 13 сентябрь
Мэктәбебезнең тәҗрибә бакчасында козге уңыш җыюда балалар актив катнашты. Эш алдыннан куркынычсызлык чаралары кагыйдәсен саклау әйтеп үтелде.
 
10.09.2012 10 сентябрь
Укытучылар жыелышы булып узды. Атна дәверенә мәсьәләләр куелды. Укытучылар үз киңәшләрен әйттте. Түгәрәкләргә укучылар актив йориләр, укучыларнын иҗади сәләтләрен үстерү дәвам итә.
 
08.09.2012 8 сентябрь
Мәктәбебездә линейка булып узды. Атна дәверендә дежур торган класс чыгыш ясады. Кимчелеклэр,яхшылыклар эйтеп утелде. Җәйге каникулда иң күп китап укыган балалар махсус буләкләр белән буләкләнде. Мәктәптә үз-үзенне тоту кагыйдәләре балаларга тагын бер кат искә тошерелде.
 
07.09.2012 7 сентябрь
Беренче класс балаларына мәктәпкә ияләну нисбәтеннән "Нәрсә өчен мәктәпкә йөриләр?" дигән темага дәресләр булып узды. Коллективта актив катнашкан балалар билгеләп утелде. 11 нче класс укучылары 1 нче класс балаларына мәктәп тормышына ияләшергә ярдәм итәләр. Укуларында булышалар.
 
06.09.2012 6 сентябрь
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхы бел,
Икесе дә безнен өчен,
Ин кирәкле матур тел. Балалар торле телләр белән танышалар.
Балалар җәй көнендә булган мәглүматләрне укытучыларга таныштыралар. Җәйге практик эшләр очен балаларга мактау сузлэре әйтелеп үтте.
 
05.09.2012 5 сентябрь
1 нче чиректә буласы эшләр белән танышу. Укучылар hәм балалар арасындагы хокуклар,бурычлар.
 
Мәктәптәге башка яңалыклар...

 

Яндекс.Метрика

Хостинг от uCoz